

Ил башлыгы Владимир Путин тарафыннан барлыкка килгән «Мәдәният» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Чакмагыш районы Аблай авылы мәдәният йортында «Чәй янында кунакта» дигән чара оештырылды.
Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре халыкка чәйнең барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр, викторина үткәрделәр, балалар табышмакларга җавап эзләделәр, бу тәмле эчемлек турында бик күп кызыклы фактлар белделәр, чәй эчү тарихы һәм традицияләре белән таныштылар. Балалар берничә төр чәйне татып карадылар. Иң тәмлесе лимонлы һәм мәтрүшкәле чәй булды.
«Бу эчемлектән башка тормышны күз алдына да китерүе авыр. Чәйнең төрләре бик күп, һәр төренең үз тарихы бар. Һәр халыкта чәй церемонияләре үтә. Мондый чарада халыкның традицияләре, тормышы чагыла. Чәй - безнең халыкта да күптәннән инде милли эчемлеккә әверелгән», - ди Аблай авыл мәдәният йорты мөдире Лида Сәгыйт кызы Шәяхмәтова.