

Башкортстан эшкуарлары пандемия шартларында бизнесны үстерү проблемалары турында фикер алышачак 2021 елның 24 ноябрендә эшкуарлар өчен «Бергә бизнес эшлибез» онлайн-форумы узачак.
Чараның максаты - пандемия шартларында бизнесны үстерү проблемалары һәм перспективалары турында фикер алышу, эшкуарларга Башкортстан Республикасында һәм Русиядә кече бизнеска ярдәм итү чаралары турында актуаль мәгълүмат бирү.
Чарада эшкуарлык эшчәнлегендә зур тәҗрибә туплаган федераль һәм төбәк спикерлары чыгыш ясаячак.
- Ни өчен эшкуарлык җәмәгатьчелеге кирәк?
– Ни өчен берләшергә кирәк һәм моның нинди файдасы бар?
- Кече бизнеска дәүләт ярдәме ничек күрсәтелә? Аны ничек алырга?
Менә шундый һәм башка сорауларга җавап биреләчәк.
Оештыручылар: Башкортстан республикасының Эшкуарлык буенча Дәүләт комитеты, «Эшкуарлык буенча БР агентлыгы», «Минем бизнес»үзәге.
Чара Русия башлыгы Владимир Путин тарафыннан оештырылган "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм" илкүләм проекты кысаларында үткәрелә. Катнашу бушлай.