Милли проектлар
13 ноябрь 2021, 04:57

Безнекеләр өченче урында!

“Ел экспортеры” бәйгесе ничек үтте?

Безнекеләр өченче урында!Безнекеләр өченче урында!
Безнекеләр өченче урында!

“Ел экспортеры” бәйгесе ничек үтте?

 

Казан мәркәзебездә “Ел экспортеры” Бөтенрусия бәйгесенең Идел буе федераль төбәк өлеше җиңүчеләрен котлау тантанасы узды.

Уңайлы кәнәфиләр һәм урындыклар ясаучы «МЕТТА» компаниясе өченче урын яулады.
– “Ел экспортеры” премиясе безнең эшкураларның уңганлыгын һәм булдыклылыгын халыкара базарда тану билгесе.

Өченче урын – яхшы нәтиҗә, матур уңыш, горурланырлыгыбыз бар, – диде БР Эчке икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.
Премия12 номинациядә тапшырылды.

“Югары технологияләр өлкәсендә ел экспортеры” номинациясендә премия тантаналы шартларда «Метта» җаваплылыгы чикләнгән оешманың үсеш буенча директоры Ольга Винниковага тапшырылды.
– Окрук комиссиясенә җиңүчене билгеләү бик үк җиңел булмады. Бу эре бизнес кына түгел. Номинацияләрнең яртысы кече һәм урта эшкуарлыкка багышланган. Җиңүчеләр арасында шәхси эшкуарлар да бар. Алар бу бәягә лаек, – диде үзенең чыгышында РИҮ директоры Вероника Никишина.

Бу уңышлы эшчәнлек В.Путинның май указлары буенча кабул ителгән “Халыкара кооперация һәм экспорт” гомумдәүләт проекты кысаларында эшен дәвам итүче компанияләрнең уңышлы эшчәнлегенә якты мисал. Начало формы

Безнекеләр өченче урында!
Безнекеләр өченче урында!
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас