

Хайбулла районының Адель авылында фельшер –акушер пункты урнаштыру буенча монтаж эшләре башланган да инде,
"ФАП авылдагы 130 кешегә хезмәт күрсәтәчәк, шул исәптән 30 балага", - ди Акьяр район дәваханәсе баш табибы Илшат Рыскужин. Анда фельдшер Гөлдәр Гущина эшләячәк. ФАП ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен җиһазлар һәм дарулар белән тулысынча тәэмин ителәчәк.
Гомумән алганда, быел Хайбулла районында дүрт модульле фельдшер-акушерлык пункты сафка басачак. Башка өч медицина үзәге Федоровка, Акназар һәм Мәкан торак пунктларында урнаштырылачак. Инженерлык һәм элемтә челтәрен төзү, яшелләндерү һәм территорияләрне коймалау буенча эшләр җирле үзидарә көче белән башкарыла.
Авыл ФАП лары Президент Путинның май указлары белән билгеләнгән “Сәламәтлек” милли проектының беренчел медицина ярдәмен модернизацияләү программасы кысаларында урнаштырыла.
Чыганак: gtrk.tv
Фото: gtrk.tv