Милли проектлар
12 ноябрь 2021, 03:49

Торак пунктлар төзекләндерелә

Яңартылган урамнар үзенә чакырып торачак.

Торак пунктлар төзекләндереләТорак пунктлар төзекләндерелә
Торак пунктлар төзекләндерелә

Дәүләкәндә "Уңайлы шәһәр мохитен булдыру" милли проекты кысаларында шәһәр үзәген төзекләндерү өстендә эш дәвам итә. Проект кече шәһәрләрдә һәм  тарихи торак пунктларда уңайлы шәһәр мохитен булдыру буенча Бөтенрусия конкурсында җиңү нәтиҗәләре нигезендә тормышка ашырыла. Бу эшләр федераль, республика һәм җирле бюджетлар исәбенә башкарыла.

Иҗтимагый урыннарны үзгәртү 2021 елда башланган. Кызыл мәйдан, Мәҗит Гафури, Җиңү урамнарында велосипед юллары һәм тротуарлар эшләнгән, асфальт өслеге алыштырылган, яшел куаклар утыртылган, заманча тукталыш павильоны урнаштырылган. Дим елгасы ярында эш дәвам итә, анда да зур төзекләндерү эшләре бара. Озакламый монда яшәүчеләр өчен тагын бер ял итү урыны булачак. Ял итергә килүчеләргә суга хәвефсез керү мөмкинлеген бирү өчен махсус пирс төзеләчәк. Анда эскәмияләр һәм урам яктырту корылмалары урнаштырылачак.

Алдагы көнне район хакимияте башлыгы Илгиз Мөхәмәтҗанов төзелеш барышын тикшерде. Аның сүзләре буенча, алга таба да яхшырту буенча фикерләр бар, киләчәктә бу урын җирле халыкны һәм кунакларны җәлеп итү объекты булачак. Яңа проектны тормышка ашыру 2022-2023 елларга планлаштырылган.

Чыганак: Дәүләкән районы хакимияте

Фото:Дәүләкән районы хакимияте

 

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас