

Эшкуарларга булышу өчен Башкортстан бюджетыннан өстәмә 230 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Әлеге акчалар үз продуктларын экспортлаучы һәм сәнәгать тармагындагы эшкуарларга җибәрелгән.
"Кабул ителгән чаралар эшкуарларның эшчәнлегенә булышлык күрсәтәчәк, төбәккә яңа инвестицияләр җәлеп итәчәк. Болар барсы да Русия төбәкләре арасындагы инвестиция климатының милли рейтингында Башкортстан позициясен күтәрергә ярдәм итәчәк", - ди республиканың Финанс министры Лира Игътисамова.
Бүген Башкортстанда эшкуарлыкка һәм сәнәгатькә ярдәм күрсәтү өчен төрле чаралар бар, дип ассызыкладылар республика хөкүмәтендә. 2021 елда, бу максатлар өчен, югарыда күрсәтелгән өстәмә акчаларны исәпкә алып, төбәк бюджетында якынча 2,5 миллиард сум каралган.
Әлеге акчалар Владимир Путинның май указлары белән билгеләнгән “Кече һәм урта эшкуарлыкка, аларның башлангычларына ярдәм” милли проектын тормышка ашыру өчен бүленә.
Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ