

Уфа урман техникумының уку-тәҗрибә хуҗалыгы территориясендә урнашкан Лимонарийда кедр үсентеләре утыртылды. Өч "яшьлек" кедрларны Ханты-Манси автоном округы-Югра җәмәгатьчелек палатасы әгъзасы Мидхәт Хәсәнов бүләк итте. Мидхәт Равил улы - экология мәсьәләләре белән шөгыльләнә, хөрмәтле эко-активистларның берсе. Күп еллар инде аның башлангычы астында төрле экологик чаралар, шимбәләр һәм акцияләр оештырыла.
Русиядә 2019 елдан алып киңкүләмле "Экология" милли проекты тормышка ашырыла. Башкортстан Республикасы урман хуҗалыгы министрлыгы "Урманнарны саклау" төбәк проектының актив катнашучысы.
-Без табигать байлыклары белән файдаланабыз икән, аңа терелергә булышырга тиешбез. Ә моның өчен агачлар утыртырга, урманнарны һәм елгаларны чүп-чардан тазартырга тиешбез. Табигатьне саклау - ул ватанны саклауга бәрабәр, - ди Мидхәт Равил улы.
Шулай итеп, көмеш волонтер тырышлыгы белән Себернең мәһабәт агачлары безнең җирдә үсәчәк.