Милли проектлар
11 ноябрь 2021, 04:10

Күп балалы ананы данладылар

"Демография" милли проекты күп балалы гаиләләргә булышлык күрсәтә. 

Күп балалы ананы данладыларКүп балалы ананы данладылар
Күп балалы ананы данладылар

"Демография" милли проекты күп балалы гаиләләргә булышлык күрсәтә. "Аналар көне" алдыннан Октябрьский шәһәрендә яшәүче Шаһназа Насретдинова "Ана даны" медаленә лаек булды. Күп балалы ананы кала хакимияте башлыгы урынбасары Октябрь Рәис улы Латыйпов һәм шәһәр округы хатын-кызлары советы рәисе Асия Мофаззалова котлады.
Насретдиновлар гаиләсе дүрт ул һәм ике кыз тәрбияли. Шаһназа Нәҗметдин кызы икмәк пешерү цехында эшли. Шулай ук хуҗалыгында да өлгер-уңган гүзәл зат ул.
"Ана даны" медале 1998 елда булдырылды. Шул вакыттан алып республикада 7 меңнән артык күп балалы ана дәүләт бүләгенә лаек булган. Октябрь Рәис улы билгеләвенчә, Октябрьский шәһәрендә шушы югары бүләккә лаек булган 47 ана яши.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас