

“Мәдәният” милли проекты кысаларында Башкортстанның ике районында тиздән заманча кино заллары эшли башлаячак.
Мисал өчен, Языково авылында 25 ноябрьдә район мәдәният сараенда “Звездный” заманча кино залы ачылачак. Әле биредә заманча җиһазларны кору эшләре бара.
“Бүгенге көндә 6,5*3 м размердагы үзеннән-үзе чыга торган экран эленеп куелган. Экран – махсус көмеш йөгертелгән. Аңарда 3D-фильмнар карап булачак. Колонкалар урнаштырылган. Экран сыйфаты шәһәр кинотеатрларыныкыннан һич кайтыш түгел”, – диләр Благовар районы хакимиятендә.
Хәйбулла районында да декабрь башында 3D-фильмнар карап була торган кино залы ачылачак. Белгечләр әле Акьяр тау көллиятенең актлар залында монтаж эшләре алып бара. Биредә 6*2,9 м размерда экран, лазерлы проекция корылмасы, заманча тавыш системасы урнаштырылачак. 50 урнга тәгаенләнгән тамаша залында яңа уңайлы кәнәфиләр куелачак.
Чыганак: bashinform.ru