Милли проектлар
8 Ноября 2021, 07:44

Уфа үсешсен өчен

Башкортстан башкалабыз инфраструктурасы үстерү максатына күп акчалар алачак.

Уфа үсешсен өченУфа үсешсен өчен
Уфа үсешсен өчен

Башкортстан башкалабыз инфраструктурасы үстерү максатына күп акчалар алачак.

   Бүген шул билгеле булды: РФ Хөкүмәте Уфада һәм Екатеринбургта шәһәр инфраструктурасын үстерүне финанаслауга 1,1 миллиард сум акча бүләчәк.

   Бу акчаларны 2022-2023 еллар бюджетына кертү каралган, ләкин аларны төбәкләр әле үк алачак, чөнки төзелеш эшләре вакытыннан алда уңышлы алып барыла.

   “Русия Федерациясе гражданнарын уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү” дәүләт программасы кысаларында алып барылган эшләр шактый. Мәсәлән, Уфада алынган акчаларның бер өлеше Киров һәм Дим районнарында су үткәрү  системаларын төзүгә тотылачак. Бу исә 16 миллион кв.м. торак төзүгә һәм коммуналь инфраструктураларны сафка кертүгә булышлык итәчәк.

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас