

Башкаланың Дим районында тантаналы шартларда авыр ишетүче балалар өчен бүлеге булган көрәш спорт залы ачылды.
Бинада капиталь ремонт эшләнгән һәм заманча бик күп санда спорт корылмалары урнаштырылган. Биредәге уңайлы шартлар бик күп балаларны һәм үсмерләрне спортка җәлеп итәргә ярдәм итәр дип ышанасы килә.
Дим бистәсендә ишетмәүче балалар өчен мәктәп-интернат урнашкан. Шуңа да яңа спорт залында ишетмәүче һәм авыр ишетүче балалар өчен секцияләр эшлиячәге бу спорт залына зур мәртәбә өсти. Секцияләрдә шөгыльләнү нәкъ менә балаларга тормышта үзләрен табуга, зур уңышларга һәм куйган максатларына ирешүгә булышлык итәчәк. Бүгенге көндә ишетмәүче балалар өчен дзюдо секциясе уңышлы эшли, аның тренеры – Александр Майоров. Киләчәктә каратэ секциясе дә ачылыр дип көтелә.
“Сәламәтлек” милли проекты кысаларында республикада балаларны спортка җәлеп итү буенча зур эшләр алып барыла. Әлеге проект та Башкортстан Башлыгы гранты чаралары исәбенә тормышка ашырыла.