Милли проектлар
8 ноябрь 2021, 07:26

Чүп түгәргә урыннар бармы?

   Уфа тирәсендә чүп түгү урыннары җитешмәүгә урыннардагы халык даими зар белдерә. Менә шуны исәпкә алып, Республика белән идарә итү үзәге бу проблеманы еш күтәрә.

Чүп түгәргә урыннар бармы?Чүп түгәргә урыннар бармы?
Чүп түгәргә урыннар бармы?

Уфа тирәсендә чүп түгү урыннары җитешмәүгә урыннардагы халык даими зар белдерә. Менә шуны исәпкә алып, Республика белән идарә итү үзәге бу проблеманы еш күтәрә.

   Күптән түгел Жилино халкы үз авылларындагы чүплеккә күрше авыл һәм бакчалар җәмгыятеннән дә чүп-чар китереп түгүләре турында чаң суга башлаган. Эш шунда, күршеләрдә чүп түгү өчен контейнерлар бик аз.

   Үткән атна буена халык ял иткәч, чүп проблемасы тагын да кискенләшә төшкән: чөнки кешеләр өйдә тора, чүп тә сизелерлек арта. Мәсьәләне тиз арада хәл итәргә, чаралар табарга кирәк.

   “Торак һәм шәһәр мөхите” милли проекты кысаларында Уфаның Октябрь районы хакимияте 2021 елның ахырына кадәр Жилино һәм Нагаево поселокларында өстәмә рәвештә 8 чүп контейнерлары урнаштыруны планлаштыра. Нагаевоның ике урамында алар урнаштырылган да инде.

   Ел башыннан алып мәгълүмат системаларына чүп түгү мәсьәләсе буенча 2196 мөрәҗәгать булган.

Фото: Башинформ.

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас