

“Мәгариф” милли проектының “Заманча мәктәп” федераль проекты кысаларында Әбҗәлил районында 11 инновацион цифрлы белем бирү үзәге ачылды. Бишесе элегрәк ачылган булса, әлеге уку елында шуларга тагын алтау кушылды. Баим, Таштимер, Гусево, Ишкул, Кырдас, Хәмит мәктәпләрендә табигый-фәнни һәм технилогик юнәлешле белем бирү үзәкләре барлыкка килде.
“Үсеш ноктасы” белем бирү сыйфатын арттыруга шартлар тудыра, укучыларның физика, химия, биолгия фәннәрен үзләштерү өчен мөмкинлекләрен арттыра, табигый-фәнни һәм техник юнәлештә өстәмә белем алу мөмкинлекләрен киңәйтә.
–“Үсеш ноктасы” – ул заманча корылмалар белән яңартылган кабинетлар, химия һәм биология лабораторияләре. Анда махсус белем алган иҗади педагоглар эшли. Цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәкләре барлыкка килгәч, авыл мәктәпләре технологик белем драйверларына һәм аларның заманча үсеш брендына әйләнде, – ди мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Гөлдәр Рәхимова.
3D-принтерлар, робот-манипуляторлар, LEGO-роботлар, электрон схема җыелмалары – боларның барысы белән дә балалар “Заманча мәктәп” федераль проекты ярдәмендә таныша. Хәзер алар компьютерда электр чылбырын төзи, манипуляцион робот эшләүдә үз көчләрен сыный, тавыш графигын төзеп карый ала. Шулай ук үзләрен командалы эштә күрсәтү өчен дә бик яхшы мөмкинлек.