Милли проектлар
2 ноябрь 2021, 19:47

Ничек эшкуар булып китәргә?

«Проект идарәсе» тренингында моңа өйрәтәләр, ул 10 ноябрендә онлайн-форматта узачак. 

Ничек эшкуар булып китәргә?Ничек эшкуар булып китәргә?
Ничек эшкуар булып китәргә?

"Корпорация "МСП" оешмасының укыту программалары кысаларында «Проект идарәсе" тренингында катнашырга мөмкин.

Башкортстан эшкуарларын һәм үзмәшгульләрен, шулай ук эшкуарлыкка тотынырга теләүчеләрне «Проект идарәсе» тренингында катнашырга чакырабыз, ул 2021 елның 10 ноябрендә онлайн-форматта узачак.

Тренингның максаты - яңа проектлар белән идарә итү процессына комплекслы якын килүне формалаштыру. Тренинг программасы проект эшчәнлегенең төп төшенчәләрен һәм процессларын, проектны башлап җибәрүне, команда формалаштыруны, шулай ук продуктны эшләтеп җибәрү/хезмәт күрсәтүне анализлауны һәм проектка старт бирүне үз эченә ала.

Тренинг барышында катнашучылар проектлар белән идарә итүнең база күнекмәләрен алачаклар, төп күрсәткечләрне билгеләргә өйрәнәчәкләр, шулай ук яңа проектны эшләтеп җибәрү өчен команда һәм программа формалаштыра алачаклар.

Чара ил президенты Владимир Путинның «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» милли проекты кысаларында Башкортостан Республикасының Эшкуарлык буенча Дәүләт комитеты ярдәмендә тормышка ашырыла.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас