Милли проектлар
2 ноябрь 2021, 19:25

Казаннан алтыннар белән кайттылар

Күмертау шәһәренең яшь спортчылар сынатмаган, афәрин!

Казаннан алтыннар белән кайттыларКазаннан алтыннар белән кайттылар
Казаннан алтыннар белән кайттылар

Күмертау шәһәренең яшь спортчылары Казанда үткән фигуралы шуу буенча ярыштан алтын белән кайттылар.

30-31 октябрь көннәрендә Казан шәһәрендә «Юдино» боз аренасы базасында фигуралы шуу буенча «Вираж» Кубогы буенча квалификация ярышлары узды.

Чарада Казан, Чебоксар, Иҗау, Йошкар-Ола, Яшел Үзән, Тольятти, Пермь, Уфа шәһәрләреннән 400 дән артык спортчы катнашты. Шулай ук Күмертау шәһәреннән дә яшь спортчылар барган иде.

"Сапсан спорт мәктәбе" спортчылары яңа гына шөгыльләнә башлауларына карамастан, менә дигән нәтиҗәләргә ирештеләр. Иң яшь спортчы – Полина Четверговага 4 яшь, һәм ул инде «Беренче адымнар» нормативы буенча алтын медаль яулады.

Гомум зачетта Сапсан спорт мәктәбе фигуристкалары 6 алтын, 1 көмеш һәм 1 бронза медаль алып кайтты.

Фигуралы шуу буенча тренер Екатерина Шмырева: "Тренер көнендә – 31 октябрьдә медальләр алу - иң зур бүләк»

Хәтерегезгә төшерәбез, “Демография” милли проектының биш федераль проекты арасында “Спорт – яшәү нормасы” дигәне дә бар. Владимир Путин белдерүенчә, куелган максатлар санны гына түгел, ә сыйфатлы күрсәткечләрне дә таләп итә. Иң мөһиме – кеше сәламәтлелеге. Фигуралы шуу «Спорт – тормыш нормасы» төбәк проекты бурычларын үтәү генә түгел, спортчыга үзен кече яшьтән үк профессиональ спортта күрсәтергә мөмкинлек бирә.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас