

Игътибар! 3-6 ноябрь көннәрендә башкалабыз Уфада 1 һәм 10 санлы трамвайлар йөрүдән туктатылачак. Хәрәкәтне ябу ил президенты Владимир Путинның «Хәвефсез сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында планга кертелгән.
Бу Ибраһимов бульварын капиталь ремонтлау буенча эшләр башкару белән бәйле. Билгеләнгән көннәрдә трамвай юлларына асфальт җәеләчәк. Әле анда юллар киңәйтелгән, асфальт салынган, тратуарлар бар.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ремонт эшләре уңайлы һава шартларында гына башкарылачак. Шуңа күрә кар яки яңгыр ява күрмәсен инде.