Милли проектлар
2 ноябрь 2021, 04:31

Онлайн-олимпиадада катнаш!

Беләбезме? Беләбез!    

Онлайн-олимпиадада катнаш!Онлайн-олимпиадада катнаш!
Онлайн-олимпиадада катнаш!

Беләбезме? Беләбез!

 

 Кичә Учи.ру  платформасында «Имин юллар» бөтенрусия онлайн-олимпиадасы игълан ителде.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү дәрәҗәсен ачыклауга багышланган олимпиадада илебезнең 85 төбәге, Башкортстан да шул исәптә, катнаша. Анда 1-9 сыйныф укучылары үзенең белем дәрәҗәсен сынап карый алачак.

“Имин һәм хәвефсез юллар” гомумдәүләт проекты кысаларында узучы бу олимпиаданы оештыручылар: РФ Транспорт министрлыгы, РФ Мәгариф министрлыгы белән РФ Эчке эшләр министрлыклары.

“Юлларда имин хәрәкәт итү һәркемнең кагыйдәләрне белүенә, аны үтәвенә бәй   ле. Чараның максаты да – юлларда хәвефсез хәрәкәт итүне арттыру, яшьтән үк кагыйдәләрне белеп үсү, аларны үтәүне гадәткә кертү. Проект кысаларында, ел саен меңнәрчә чакрым юллар төзекләндерелә, транспорт яңартыла. Балалар аерым игътибар үзәгендә. Нәкъ менә үсеп килүче буында, аларның әти-әниләрендә шул кагыйдәләрне ныгыту, аларны үтәүгә ирешү өчен 1-9 сыйныф укучылары арасында бу онлайн-олимпиада үтә», ― диде РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин.

Олимпиадада катнашу бушлай. Моның өчен шәхси кабинетыңнан кереп, Учи.ру онлайн-платформасында теркәлергә генә кирәк.

Бөтенрусия онлайн-олимпиада икенче ел рәттән уздырыла.  Былтыр анда 85 төбәктән 2,2 млн.нан артык 1–4 сыйныф укучысы катнашты.

Олимпиада 19 ноябрьгә кадәр дәвам итә.

Чыганак: РФ Транспорт министрлыгы.

Фото: РФ Транспорт министрлыгы.

Онлайн-олимпиадада катнаш!
Онлайн-олимпиадада катнаш!
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас