Милли проектлар
2 ноябрь 2021, 04:10

Курчакларда кунакта

Яңа сезон ачылды!

Курчакларда кунактаКурчакларда кунакта
Курчакларда кунакта

Яңа сезон ачылды!

 

Башкортстан дәүләт курчак театрында «Кошкин дом» әкият- спектакленең премьерасы узды. Бу чараны сабыйлар һәм аларның әти-әниләре көтеп алды. Ниһаять, ул көн җитте – 30 октябрь көнне барыбыз да яраткан спектакль белән яңа театр сезоны ачылды.

Спектакльне әзерләүдә курчак театры актрисасы һәм режиссёр Ольга Штырляева, рәссам Наталья Кандалова һәм композитор Тимур Хәбибиуллин күп көч салды.

Бу театрда горур песи турында әкият беренчегә куелмый. Аны соңгы тапкыр 1998 елда режиссёр Аркадий Капатов куйган иде. Бу юлы актерлар тамашачы игътибарына бөтенләй яңа версия чыгарды. Шулай итеп, тырышлык һәм “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында иске әкиятне яңа итеп карап була. Әйткәндәй, әкиятнең тексты тулысынча сакланган.

Киләсе елда февраль аенда курчак театры үзенең 90 яшен тутырачак. Шул уңайдан балалар тагын дүрт чагу, кабатланмас спектакль карый алыр. Аларның берсен – «Данлыклы Белмәсҗан»ны («Знаменитый  Незнайка», Н.Носов) яшь тамашачылар бер айдан карый ала.

Театрга килүче тамашачыларның COVID-19 каршы вакцина кадатуы яки авырып терелеүе турында  QR-коды булуы мотлак.

Курчакларда кунакта
Курчакларда кунакта
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас