

“Сәламәтлек саклау” милли проектын һәм Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру максатында Хәйбулла районының Әдел авылында ФАП кору буенча монтаж эшләре башланган.
–ФАП авылның 130 кешесен хезмәтләндерәчәк, алр исәбендә 30 бала бар, – ди Акъяр хастаханәсенең баш табибы Илшат Рыскужин. – ФАПта Гөлшат Гущина эшләячәк.
ФАПны кичектергесез ярдәм күрсәтү өчен барлык җиһазлар һәм дарулар белән тәэмин итәчәкләр.
Барлыгы исә Хәйбулла районынд быел 4 ФАП төзеячәкләр. Чиратта Федоровка, Акназар һәм Макан авылларында модульле конструкцияләр монтажы көтелә. Инженер-коммуникация челтәрләрен сузу буенча тышкы эшләр һәм территорияләрне уратып алу район хакимите тырышлыгы белән башкарыла.
Чыганак: health.bashkortostan.ru