

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Агыйдел аша салынган күпернең яңа өлеше буенча хәрәкәткә старт бирде. Ул “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты буенча төзелгән. Күпер корылмасын төзер өчен 3,43 миллиард акчалар тотынылган. Шуларның 1,9 миллиарды – федераль чыганактан, 1,4 миллиарды республика бюджетыннан бүленгән. 100 миллион сумны шәһәр бюджеты бүлгән.
Воровский урамыннан хәрәкәт иткәндәге бу өстәмә күпер өлеше үзенең төзелеш үзенчәлекләре белән уникаль. Ике яклап эшләп килгән күпер арасында аны кору (автомобильләр хәрәкәтен туктатмыйча һәм тоткарламыйча) җиңелләрдән булмый. Аның гомум озынлыгы 688,8 метр тәшкил итә. Күпернең беренче ташы 2019 елның 8 июлендә салынган иде. “Бүген мин техник яктан катлаулы объектны кыска срокларда корган төзүчеләргә рәхмәт әйтәсем килә. Эссе булсынмы, салкыннар торсынмы – сез армый-талмый төзедегез дә төзедегез. Җитмәсә, төзелешне кысан шартларда башкарырга туры килде. Автомобильләр хәрәкәтен туктатмыйча. Проектның уникальлеге шунда. Рәхмәт сезгә, Павел Семенович, сезнең югары дәрәҗәдәге профессиональ командагызга да зур рәхмәт. Яңа күперне без “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты кысаларында тергездек. Күперләр Уфага бик тә кирәк. Арытаба да эшләрбез, яңа күперләрне сафка тапшырырбыз, булганнарын исә төзәтербез”, – дип билгеләде Радий Хәбиров.
Чыганак: bashinform.ru