

Мәчетле районында “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларындагы “Уңайлы шәһәр мохите булдыру” программасы буенча “Южный” ял һәм мәдәният паркын төзекләндерү эшләре төгәлләнде.
Төзелеш эшләрен җирле “Тепловик” подрядчигы алып барды. Объект 1,3 гектар мәйдандагы ял һәм мәдәният паркыннан гыйбарәт. Аның территориясендә резин каплама түшәлгән балалар уен мәйданчыгы, ял итү зонасында эскәмияләр, универсаль спорт мәйданчыгы, махсус түбәле корылма астында тренажерлар, скейт-парк бар. Яктырту һәм видеокүзәтү системасы да бар.
Ял һәм мәдәният паркына биредә ихтыяҗ зур булган. Хәзер исә монда районда яшәүчеләр һәм аның кунаклары рәхәтләнеп ял итә. Спорт белән шөгыльләнер һәс төрле чаралар оештырыр өчен дә менә дигән урын бу!