Милли проектлар
30 октябрь 2021, 06:48

Мөһим мәсьәләләр тикшерелде

Кичә “Ашыгыч эксперт ярдәме”нең чираттагы юлы Чакмагыш якларына юнәлде.

Мөһим мәсьәләләр тикшерелдеМөһим мәсьәләләр тикшерелде
Мөһим мәсьәләләр тикшерелде

   Кичә “Ашыгыч эксперт ярдәме”нең чираттагы юлы Чакмагыш якларына юнәлде.

   -Республиканың тышкы икътисади эшчәнлеген үстерү өчен безгә үз җитештерүчеләребезнең эксперт мөмкинлекләре хакындагы мәгълүматны белеп тору кирәк. Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Халыкара кооперация һәм эксперт” милли проекты нәкъ менә шушы максатта эшләнде дә инде, -диде БРның тышкы икътисади бәйләнешләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Дмитриевна.- Җитештерүчеләр белән урыннарда очрашу безгә сыйфат һәм күләмне бәяләргә, шулай ук тышкы базарга киртә булган кайсыбер җитешсезлекләрне ачарга ярдәм итә.

   Команда Чакмагыш районының дүрт предприятиесендә булды. Предприятие җитәкчеләре контрагентлар белән эшләү буенча консультацияләр алды, эксперт потенциалын үстерү өчен кирәк булган адымнарны билгеләде, шулай ук җитештергән продукцияне чит илгә чыгару мәсьәләләрен тикшерде.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас