Милли проектлар
29 октябрь 2021, 05:19

Төгәлләнеп килә

Дим бистәсендә яшәүчеләр шатлыгына.

мэриянең матбугат хезмәтеннән.мэриянең матбугат хезмәтеннән.
Фото:мэриянең матбугат хезмәтеннән.

Уфаның Дим бистәсендә Ухтомский урамы ремонты төгәлләнеп килә, дип хәбәр итәләр башкала хакимиятенең матбугат хезмәтендә.

Әле юлчылар асфальтның соңгы катламын түши. Аннары, 30 октябрьгә кадәр  тротуарлар ремонтын тәмамлаячаклар һәм парковка урыннарын корачаклар.

Ухтомский урамы ремонты  Владимир Путин йөкләмәсе буенча булдырылган “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары”  милли проектын тормышка ашыру кысаларында мөмкин булды.

Ремонт ясалган юлның озынлыгы – 1,78 км. Монда   юл капламасын алмаштыру, борт ташларын кору, техник полосалар һәм тротуарлар булдыру, юл разметкасын төшерү кебек эшләр эшләнгән.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас