Милли проектлар
29 октябрь 2021, 05:12

Потеха елгасында эшләр дәвам итә

Эшләр "Экология" милли проекты кысаларында башкарыла.

Потеха елгасында эшләр дәвам итәПотеха елгасында эшләр дәвам итә
Потеха елгасында эшләр дәвам итә

Кичә Благовещенскида Потеха елгасындагы буага экологик реабилитация үткәрү буенча күчмә киңәшмә үтте. Су ресурслары федераль агентлыгының Кама бассейнлы су идарәсе, БР Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгы, шәһәр һәм район хакимиятләре, подрядчы оешма һәм башка кызыксынучанлык белдергән структуралар вәкилләре бу очрашуда су объектын арытаба чистарту хакында фикер алышты.

Бу объектта “Экология” милли проекты кысаларындагы “Су объектларын экологик сәламәтләндерү” төбәк проектын гамәлгә ашыру барышында 2020 елдан алып эшләр башланган. Объектның гомум финанславы 80,92 миллион сум тәшкил итә. Шул исәптә 66,09 миллион сум федераль бюджеттан каралса, Башкортстан бюджетыннан 14,9 миллион сум акчалар бүлү каралган. Узган елда федераль бюджеттан 530,9 мең сум акча бүленгән һәм үзләштерелгән. 2021 елда – 24,98 миллион сум. Буаны чистарту, агачлар һәм куаклардан, суүсемнәрдән арындыру, киптерү системаларын кору эшләрен 2022 елда төгәлләргә планлаштыралар.

Чыганак: ecology.bashkortostan.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас