Милли проектлар
28 Октября 2021, 07:55

"Өчбүлә җыены" үтте

Әлеге чара Дүртөйле районының Өчбүлә авылында оештырылды.

"Өчбүлә җыены" үтте"Өчбүлә җыены" үтте
"Өчбүлә җыены" үтте

Чара  Өчбүлә мәдәният йортында башкорт тарихы елы кысаларында узды. Ил халыкларының рухи-әхлакый кыйммәтләрен, тарихи һәм милли гореф-гадәтләрен үстерү өчен шартлар тудыру «Мәдәният» илкүләм проектының максаты булып тора.

Кунакларны башкорт батырлары һәм артистлары борынгы гореф-гадәтләр буенча каршы алды: икмәк-тоз, чәк-чәк, бал, кымыз белән. Аннары авыл мәдәният йорты мәйданчыгында БРның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Мәргән укчы» коммерцияле булмаган автоном оешмасы җитәкчесе Юлай Галиуллин җәядән ату буенча мавыктыргыч мастер-класс күрсәтте.

Мәдәният йорты бинасында декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе оештырылган иде. 6 нчы балалар бакчасы балалары, ата-аналар һәм бакча хезмәткәрләре башкорт халкының көнкүрешен: тирмә, милли костюмнар, кул эшләре әйберләрен, шәжэрә тәкъдим иттеләр. Китапханә тарафыннан әзерләнгән «Горурланам синең белән, туган Башкортстан» дигән китап күргәзмәсе белән танышырга мөмкин иде. Районның күрше авыллары милли ризыклар һәм башкорт мәдәнияте әйберләре белән бай өстәлләр тәкъдим итте.

Авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Марат Әхмәтов кунакларга авыл һәм аның составына керүче авыллар турында сөйләде.

Чарада катнашучы Дүртөйле районы башлыгы Риф Йосыпов үз чыгышында түбәндәгеләрне әйтте:

- Безнең район – күпмилләтле, биредә үзләренең уникаль һәм үзенчәлекле мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән төрле халыклар дус һәм тату яши. Шуңа күрә мондый бәйрәмнәр безне якынайта, шуның белән бергә без төрле халыкларның тарихы, милли ризыклары, көнкүреше белән танышабыз, - диде район башлыгы.

Бөтендөнья башкортлар Корылтае Башкарма комитеты җитәкчесе Галим Якупов мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләрен бүләкләде. Очрашуга башкорт телен саклау һәм үстерү фонды директоры Гөлназ Йосыпова да килгән иде, ул халыкка телне саклау һәм үстерү буенча инициативаларны хуплавы һәм актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

Арытаба урындагы һәм читтән килгән үзешчән сәнгать осталары концерты булды. Өчбүлә сәхнәсендә шулай ук Башкортстан Республикасының халык артисты һәм атказанган мәдәният хезмәткәре, виртуоз-кубызчы Миндигафур Зәйнетдинов чыгыш ясады.

 

 

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас