Барлык яңалыклар
Милли проектлар
27 октябрь 2021, 05:59

Яңа балалар бакчасына җир бүленә

Уфаның тарихи үзәгендә яңа балалар бакчасы барлыкка киләчәк.

Яңа балалар бакчасына җир бүленә
Яңа балалар бакчасына җир бүленә

Уфа хакимияте Ленин районындагы Солтанов, Чернышевский, Гафури һәм Свердлов урамнары белән чикләнгән мәйданны планлаштыру һәм җир тикшерү планнарын хуплады. Башкала мэры Сергей Греков кул куйган тиешле указ шәһәр хакимияте сайтында бастырылган.

Бүленәчәк җирнең гомуми мәйданы - 8,37 гектар. Документ нигезендә фаразланган мәйданда административ биналар, югары спорт осталыгы мәктәбе, күпфатирлы йортлар һәм төзелә торган биек катлы биналар бар. Шушы дүрт урам киселешендәге кварталны шәһәр мэриясе тарафыннан яңа балалар бакчасы төзелеше өчен алыначак. Шунда ук ​​бассейнлы фитнес үзәк һәм җир асты парковкасы төзү планлаштырыла.

Яңа балалар бакчасы Владимир Путинның май указларына ярашлы “Демография” милли проектын тормышка ашыру кысаларында башкарылачак.

Чыганак: Башинформ

Фото: Башинформ

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: