Милли проектлар
26 октябрь 2021, 04:12

Яңа җиһазлар

Салават шәһәренең спорт мәктәбенә яңа җиһазлар кайткан.

mgazeta.com Яңа җиһазларmgazeta.com Яңа җиһазлар
Яңа җиһазларФото:mgazeta.com

 

Өченче ел инде рәттән Салават шәһәренең спорт мәктәбе РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән  “Демография” милли проекты кысаларында үткән “Спорт – тормыш нормасы” исемле төбәк проектында катнаша.

 

Бу проектка ярашлы, алар ел саен яңа җиһазлар алалар. Спортчылар әзерләр өчен ул бик мөһим роль уйный. Мәктәпнең өлкән  инструкторы Елена Лобастова әйтүенчә, быел дәүләт учреждениесенә 868 мең сум акча бүленгән. Аңа спортның дүрт төре – дзюдо, грек-рим көрәше, гандбол һәм җиңел атлетика өчен җиһазлар сатып алганнар.

– Бу сумманы Башкортстан җыелма командаларында ничә спортчыбыз чыгыш ясавына карап бүлделәр, – дигән инструктор.

Грек-рим көрәше буенча тренер Салават Исхаков әйтүенчә, яңа җиһазларны Салават шәһәре җыелма командасы әгъзалары ярышларга чыкканда кулланачаклар.

“Спорт – тормыш нормасы” төбәк проекты кысаларында 2021 елда Салават шәһәренең “Триумф” исемле тагын бер спорт мәктәбенә Башкортстан Республикасы казнасыннан спорт җиһазлары алыр өчен  субсидияләр бүленде.

Чыганак: mgazeta.com 

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас