

Кайчан элеккечә яши башларбыз? Килерме ул көн?
«Федераль мәдәни учреждениеләр, театр һәм музейлардан тыш, октябрь- ноябрь көннәренә билгеләнгән ял көннәрендә эшчәнлеген туктатып тора», — диелгән РФ президенты В.Путинның 20 октябрьдә чыккан указы буенча кабмин сайтында якшәмбе көнне куелган мәгълүматта.
Килеп туган эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт театрының Уфада 9–16 ноябрь көннәренә планлаштырылган гастрольләре дә узмаячак. Алар Башкорт һәм Татар дәүләт театрларында узарга тиеш иде.
Бу гастрольләр 2022 елга күчерелә. Гастрольләрнең төгәл вакыты өстәмә хәбәр ителәчәк. Сатып алынган билетлар гамәлдә кала.
Тормышыбызга зур үзгәрешләр керткән пандемия, ковид тудырган проблемалар “Сәламәтлек” гомумдәүләт проекты игътибарыннан читтә кала алмый шул. Үзегезне саклагыз, дуслар.
Фото: tripplanet.ru