Милли проектлар
25 октябрь 2021, 06:46

Искәрмәләр бетерелә килә

Бала имезүче хатыннарга да вакцина кадатырга рөхсәт ителә.

Искәрмәләр бетерелә киләИскәрмәләр бетерелә килә
Искәрмәләр бетерелә килә

Бала имезүче хатыннарга да вакцина кадатырга рөхсәт ителә.

 

Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы бала имезүче хатыннарга да вакцина кадатырга рөхсәт итте. Моннан соң бала имезү чоры яңа вакцина "Спутник – V" кадату моңарчы булган чикләүләргә керми, дип белдерә ТАСС. Бу хакта  препаратны куллану инструкциясенә 15 октябрьдән үзгәрешләр кертелгән.

 «„Гам-ковид-вак“ вакцинасын бала имезүче хатыннарга һәм сабыйларга карата куллану буенча клиник тикшеренүләр юк. Әлеге вакытта вакцинадагы препаратларның ана сөтенә үтеп керү-кермәве турында бер мәгълүмат та юк. Аны кадату алдыннан бала имезүче хатынга  вакцинаның файдасы һәм куркынычын бизмәнгә салып карарга кирәк», — диелә препаратның яңа инструкциясендә

Элекке документка ярашлы, бала имезүче аналарга «Спутника V»  куллану тыела иде. Бу яңалыклар “Сәламәтлек” гомумдәүләт проекты кысаларында карала.

Фото: oqu.news

Искәрмәләр бетерелә килә
Искәрмәләр бетерелә килә
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас