Милли проектлар
25 октябрь 2021, 04:14

“Гасырлар төпкеленнән”

Балтач авылы мәдәният йортында шундый чара үтте.

“Гасырлар төпкеленнән”“Гасырлар төпкеленнән”
“Гасырлар төпкеленнән”

Балтач авылы мәдәният йортында шундый чара үтте.

Чакмагыш районы Яңа Балтач авылы мәдәният йортында “Гасырлар төпкеленнән” дигән мәгънәле чара үтте.
Бу чара В.Путинның май указларына ярашлы эшләп килүче “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында узды.
Бу көнне балаларга республика символлары турында сөйләделәр. Аннары укучылар Башкортстан турында фильм карады. Фильм аша алар республикабызның иң матур урыннары белән танышты. Аннары зур теләк белән “Туган ягыңны беләсеңме?” дигән кроссворд чиштеләр.
Чара уен – викторина белән тәмамланды. Укучыларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды. Бу көнне балалар Республика көне, халык батырлары, халык йолалары, уен кораллары, республиканың билгеле кешеләре турында күп файдалы мәгълүматлы булды.
«Патриотик тәрбия үз туган җиреңә дөрес караш тәрбияләргә ярдәм итә, аны яратырга, халкыңның үткәне, бүгенгесенең кадерен белергә, аның казанышлары белән горурланырга, кече Ватанның кеше тормышында нинди әһәмиятле роль уйнавын аңларга ярдәм итә. Бу эшләр илнең мәнфәгатьләрен якларлык, туган илен хөрмәт итәр буын тәрбияләргә ярдәм итә», - ди Яңа Балтач мәдәният йорты җитәкчесе Флүзә Зиннур кызы Ханова.

“Гасырлар төпкеленнән”
“Гасырлар төпкеленнән”
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас