

"Мәгариф" милли проекты кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Борай районының Челкак урта мәктәбе директорына 16 урынлы мәктәп автобусы ачкычларын тапшырды.
Автобус республика бюджеты исәбенә сатып алынган. Автомобильгә GLONASS спутник навигациясе җиһазлары һәм тахограф урнаштырылган. Салон заманча җилләтү һәм җылыту системасы, урындыклар иминлек каешлары белән җиһазландырылган. Мәктәп балаларын озатучы олылар өчен дә урыннар бар.
Автобусның мәктәп өчен мөһимлеген аңлатып тору да кирәкмидер. Балаларны дәресләргә вакытында илтеп җиткерү, район чараларына сәяхәтләр, олимпиада, ярышларда, спорт чараларында катнашу, музейларда, күргәзмәләрдә булу өчен яңа автобус зур ярдәмче булачак.
Чыганак: Борай районы хакимияте
Фото:Борай районы хакимияте