

Чакмагыш районында 1 октбрьдән 1 ноябрьгә кадәр балалар һәм үсмерләр арасында тәмәке тартуга, алкоголь һәм наркотикка бәйлелекне профилактикалау айлыгы бара. Әлеге чара "Демография" милли проекты кысаларында балалар һәм үсмерләр арасында сәламәт яшәү үрнәгендә яшәү, үз сәламәтлекләре өчен җаваплылык тою һәм зарарлы гадәтләргә каршы кире мөнәсәбәт тәрбияләү максатын күзаллый. Айлык кысаларында лекцияләр, әңгәмәләр, тематик һәм класс сәгатьләре, спорт-сәламәтләндерү, күләмле мәдәни чаралар, "Наркотиксыз Башкортстан" плакат конкурслары оештырыла, сәламәт яшәү үрнәген профилактикалау буенча буклетлар һәм флаерлар таратыла, "Яшүсмер" рейдлары, консультацияләр, чаралар, ата-аналар өчен лекцияләр үткәрелә.
"Шушы үткәрелгән эшләр эзсез үтмәсен иде, кешеләрнең хәмер һәм тәмәкенең аңа каршы көрәшергә кирәкле куркыныч булуын, проблема миңа кагылмый дип, битараф-ваемсыз булып калмауларын телисе килә", - ди Чакмагыш районының Яшьләр үзәге директоры Фирүзә Сакаева.