Моңа кадәр Дүртөйле районының Яңа Уртай халкына медицина ярдәме сорап 12 чакрым арада ураншкан күрше Иске Баеш авылына яки Дүртөйле шәһәренә юлланырга туры килгән. Пандемия чорында авылда яңа фелдьшер-акушер пункты ачылуы, әлбәттә, бик сөенечле.
Бина "Сәламәтлек саклау" милли проекты кысаларында төзелгән. Авыл халкын фельдшер Илгиз Динисламов хезмәтләндерә. Хәзер яңауртайлылар һәм күрше Илдус авылы халкы ашыгыч ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алалар. Биредә кан тапшыру, инъекция, прививка ясату, ЭКГ үтү мөмкинлекләре тудрылган. ФАПта терапевт һәм тар белгечләр дә күчмә кабул итүләр үткәрәләр.
Бүген авыл халкы үз авылларында коронавирус инфекциясеннән прививка ясату мөмкинлегенә ия.
Медицина пунктына су кертелгән. Мәсьәләне чишүдә "Русия" токымчылык заводы зур ярдәм күрсәткән. "Моның өчен предприятиенең җитәкчесе Гомәров Рафил Нәҗип улына рәхмәтлебез",- ди Иске Баеш авыл советы башлыгы Илдус Хамиев.