Башкортстанда яшәүчеләр 4G мобиль элемтәсен кертәсе торак пунктларны үзләре сайлый алачак. Бу хакта төбәкнең Цифрлы үсеш министрлыгында хәбәр итәләр.
Ведомствода сөйләүләренчә, 15 ноябрьгә кадәр “Дәүләт хезмәтләре” порталында кәрәзле элемтә булмаган торак пунктлар өчен дә (аларны күчмә радиотелефон элемтәсенә тоташтырыр өчен), 2022 елда югары тизлекле интернет өчен дә тавыш бирә алалар. Моның өчен порталда тавыш бирер өчен махсус раздел ачылган.
2021 елда “Цифрлы икътисад” милли проекты кысаларында элемтәнең универсаль хезмәтләрен модернизацияләргә һәм 4G заманча элемтә стандартына күчәргә дигән карарга килгәннәр.
Чыганак: bashinform.ru