Барлык яңалыклар
Милли проектлар
21 октябрь 2021, 08:44

Шведлар төзеячәк

Искитмәле булыр инде ул.

kr-rb.ru
Фото:kr-rb.ru

Уфада  5 мең урынга тәгаенләнгән һәм төзелеше 18 миллиард сум тәкшил итәчәк  вузара кампусны швед компаниясе төзеячәк. Ул бу эштә җитәрлек тәҗрибә туплаган. Бу хакта Башкортстан Башлыгы хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин хәбәр итте.

“Без конкурс процедуралары үткәрдек. Карарга тиз килдек дип әйтә алмыйм, әмма проектны билгеле швед компаниясе төзеячәк. Аларның  дөнья дәрәҗәсендәге студентлар кампуслары проектлау тәҗрибәләре бар. Бу, әлбәттә, заманча материаллар, технологияләр һәм корылмалар куллануны күзаллый. Алар 2030 ел таләпләренә туры килә”, – дип ассызыклады Сидякин.

Кампус төзелеше бәясе 18 миллиард сум тәшкил итәчәк. Шуларның 10,8 миллиарды – федераль бюджеттан, 3,6 миллиарды төбәк бюджетыннан бүленәчәк. Проект өч чираттан тора. Алар 2025 елга кадәр тормышка ашырылырга тиеш.

Объект Башкортстанның дөнья дәрәҗәсендәге фәнни-мәгариф үзәген булдырудагы заявкасы кебек уйланылган. Ул “Фән” милли проектына ярашлы тормышка ашырылачак. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: