Башкортстанда М12 яңа федераль трассасын төзүгә әзерлек – соңгы еллар эчендә иң эре төзелешләрнең берсе – быел башланачак.
2021 елның 25 октябрендә М12нең Дүртөйле (Башкортстан) – Ачит (Свердловск өлкәсе) участогының проект-тикшерү эшләрен эшләүгә дәүләт контракты төзү планлаштырыла. 2022 ел уртасына проект әзер булырга һәм Русия Дәүләт экспертизасы карарын алырга тиеш. Әле подрядчылар документлар әзерләү белән мәшгуль.
“Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проектына ярашлы, Башкортстанда сыйфатлы юлларны төзү эше киңкырлы алып барыла. Әлеге яңа трасса төзүне планга кертү – моңа ачык мисал.
Фото: Башинформ.