+17 °С
Болытлы
Башкортстанның халык язучысы Нәҗип Асанбаевның 100 еллык юбилее уңаеннан Туймазы театры Уфада “Су юлы” комедиясенең премьерасын күрсәтәчәк.
Аны карарга сезне 25 октябрь көнне “Нур” татар театрында 15.00 һәм 19.00 сәгатьләрдә көтеп калалар.
Театр әзерләгән әлеге тамаша драматург Нәҗип Әсанбаевның 100 еллыгы уңаеннан куела һәм ул “Бердәм Русия” партиясенең “Кече шәһәрләр театрлары” проекты кысаларында тормышка ашырыла. Туймазыда үткән премьерага язучының кызы Әлфия Солтанова да килгән.
Фото: Башинформ.