Барлык яңалыклар
Милли проектлар
18 октябрь 2021, 12:08

Матур моңнар илендә

Бар ул югары сәнгать!

Матур моңнар илендә
Матур моңнар илендә

Бар ул югары сәнгать!

 

 Уфада III Бөтендөнья музыкаль конкурсы бара. Ул «халык уен кораллары» белгечлеге буенча «домра», «балалайка», «гитара» номинацияләре буенча алып барыла.

Академик музыка дөньясында уздырылучы бу югары осталыкка корылган абруйлы ярыш П.И. Чайковский исемендәге Халыкара конкурска тиң.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашучылар исеменә Сәламләү сүзләрен юллады.

«Халык сәнгатен саклау һәм үстерүгә без бик сак карашта. Бу абруйлы музыкаль бәйге яңа исемнәр ачар, яшь башкаручыларга мөһим стимуллар тудырыр, музыка сөючеләргә кабатланмас тәэссоратлар бүләк итәр», – диелгән хатта. 

Бәйге  программасы бик бай. Анда осталык сәгатьләре, лекцияләр, концертлар,  П. И. Чайковский исемендәге XV һәм XVI Халыкара һәм Бөтенрусия музыкаль конкурсы бәйгечеләрен тыңлаулар да бар. Музыкаль бәйге “Мәдәният” гомумдәүләт проектының бер юнәлеше булып бара.

 

Матур моңнар илендә
Матур моңнар илендә
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: