Барлык яңалыклар
Милли проектлар
18 октябрь 2021, 12:30

COVID-19 тыюларны арттыра!

Сакланганны Ходай саклаган!

COVID-19 тыюларны арттыра!
COVID-19 тыюларны арттыра!

Сакланганны Ходай саклаган!

Кичә Башкортстанда COVID-19 тудырган хәлләргә ярашлы тыюларның өченче өлеше гамәлгә кертелде. Бүгеннән, ягъни дүшәмбедән башлап, вакцина кадату турында QR-код һәм авыруны кичерү яки әлеге вакытта авырмау турында ПЦР-тест белешмәсен түбәндәге учреждениеләргә кергәндә күрсәтүне таләп итәчәкләр:

— матурлык салоннарында;

— косметик, СПА, массаж салоннарында;

— солярий, мунча, сауналарда;

— физкультура-сәламәтләндерү комплекслары, фитнес-клуб, бассейннарда;

— 50 кешедән артык кеше сыйдырышлы җәмәгать туклану урыннарында.

Хәтерегезгә төшерәбез, ПЦР-тестлар 27 октябрьгә кадәр генә кабул ителәчәк.

4 октябрьдән Башкортстанда привика ясатуы һәм авыруны кичерү турындагы белешмәсе булмаган кешеләр өчен дәүләт һәм муниципаль музейлар, театрлар, китапханәләр, мәдәният йортлары, кинотеатрларга, шулай ук, киңкүләм спорт чараларына ишекләр ябык.

12 октябрьдән бу исемлеккә сәүдә үзәкләре, шәхси музейлар, күргәзмә заллары, концерт заллары да өстәлде. Шулай ук, ул белешмәләрсез шәһәрара автобусларына һәм «Орлан» шәһәряны поездына да билет алып булмый. Бу саклану чаралары “Сәламәтлек” гомумдәүләт проектының бер өлеше.

 

 

COVID-19 тыюларны арттыра!
COVID-19 тыюларны арттыра!
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: