Барлык яңалыклар
Милли проектлар
16 октябрь 2021, 11:12

«Күңел нефть тармагына ята»

УДНТУ филиалында укучы беренче курс студентларының бәйрәме узды.

«Күңел нефть тармагына ята»
«Күңел нефть тармагына ята»

 Владимир Путин ОПЕК+ илләре коронавирус пандемиясе шартларында нефть тармагының тотрыклылыгын тәэмин итә алды, дип белдерде. Мондый сүзләрне ул "Русия энергетика атнасы"форумы утырышында әйтте.

Октябрьский шәһәрендә УДНТУ филиалында укучы беренче курс студентлары һөнәрләренә багышлануы бик мөһим вакыйга булды. Башкорт нефтенең 90 еллыгы һәм девон нефтенең 85 еллыгы кысаларында ул ачык һавадагы шәһәр Хезмәт даны һәйкәле янында-100 нче скважинада узды.

Бу көнне студентларга котлау сүзләрен әйткәндә профессор Шамил Григорьевич студентларга мөрәҗәгать итеп: "Без легендар җирдә яшибез – 1937 елның 10 маенда 1 нче скважинада беренче девон нефте чыгарылды. Әмма Туймазы җиренә дан 1944 елның 26 сентябрендә килә, ул чакта 100 нче скважинадан шундый куәтле нефть фонтаны бәреп чыга, ул уникаль Туймазы чыганагын ачуны символлаштыра. 48 ел дәвамында скважина илгә 845 мең тоннадан артык "кара алтын"биргән. Туймазы чыганагы дөньядагы нефть запаслары буенча иң эре нефть ятмалары бишлегенә керә. Биредә бик күп ачышлар, алдынгы технологияләр эшләнгән. Сезгә, нефть-газ тармагының киләчәк белгечләренә, Туймазы нефтьчеләренең хезмәт традицияләрен дәвам итәргә туры киләчәк".- диде.

Беренче курс студентлары профессионалларны зур игътибар белән тыңладылар, аларның күбесе гаилә нефть династияләрен дәвам итү өчен укырга килгән. Алмаз Исламовның, мәсәлән, нефть-газ производствосында әти - әниләре генә түгел, якын туганнары да эшли, шуңа күрә ул үзенең чыгышында «күңел нефть тармагына ята», - дип белдерде.

Ә менә Ангелина Мөхәммәтова: "УДНТУның Октябрьский филиалын аны әти тәмамлаганы өчен сайладым, хәзер ул бораулау инженеры булып эшли", - ди.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: