Барлык яңалыклар
Милли проектлар
15 октябрь 2021, 13:31

Юллар сыйфатлы булсын

Башкортстан “Хәвефсез сыйфатлы юллар” милли проектын гамәлгә ашыруда яхшы нәтиҗәләр күрсәтә.

bashinform.ru Юллар сыйфатлы булсын
Юллар сыйфатлы булсынФото:bashinform.ru

Башкортстан “Хәвефсез сыйфатлы юллар” милли проектын гамәлгә ашыруда яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Сочи шәһәрендә үткән “Росавтодор” фәнни-гамәли конференциядә милли проектны гамәлгә ашыру һәм аның илнең автомобильюллары челтәрен формалаштырудагы роле турында сүз барды.

“Росавтодор”ның җитәкчесе Роман Новиков билгеләвенчә, COVID-19 таралу һәм чикләүләр кертелүгә карамастан, Русиядә юл төзү күләмен үстерүгә ирешкәннәр.

– “Хәвефсез сыйфатлы юллар” милли проектын ике ел гамәлгә ашыру эчендә зур эшләр башкарылды. Нигездә, бу эшләр автомобиль юлларын норматив хәлгә китерүгә юнәлтелгән. Ике ел эчендә 32 мең чакрым юллар нормага китерелде. 2021 елда 16,5 мең чакрым юлны нормага китерәчәкбез. Бу 400 млн квадрат метр дигән сүз. Икенче төрле әйткәндә, 56 футбол кыры белән чагыштырып була, - дип сөйләде Роман Новиков.

Башкортстанның бу уңайдан нәтиҗәләре мактанырлык. Агыйдел елгасы аша яңа күпер төзү, Уфа шәһәрендә Парк урамын, Стәрлетамакта Октябрь проспектын, Уфа-Бөре-Яңавыл автоюлының Благовещен районындагы участогын, М5 “Урал” - Чишмә-Аксен-Кыргыз-Миякә юлын һәм башка юл объектларны төзекләндергәннәр.

Безнең республикада “Хәвефсез сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында быел 300 чакрым юлны биләгән 237 юл объектында эшләр алып барылган. Бу эшләр өчен 6 млрд сум акча бүленгән. Шуларның 1,7 млрд сумы – федераль казнадан.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: