“Август азагында мин республикадагы мобиль элемтә буенча булган проблемалар турында язган идем. Мин ул вакытта махсус киңәшмә дә үткәрдем”, - дип язган БР Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров. – Безнең төбәктә мобиль элемтә тота торган урыннар гына юк түгел. Элемтә бөтенләй булмаган урыннар бар. 21 гасырда, әлбәттә, бу башка сыймаслык хәл. Көнкүрештә бу куркыныч хәлгә әйләнергә мөмкин: табиб та, коткаручыларны да, янгын сүндерүчеләрне дә чакырып булмаячак бит. Элемтә – ул кешенең хокукы һәм дәүләт аларны элемтә, кирәкле инфраструктура белән тәэмин итәргә тиеш.
Киңәшмә вакытында ерак урнашкан районнарда ни өчен элемтә станцияләре төзеп булмауның байтак кына проблемалары билгеле булды. Мин ул вакытта аларны бетерү буенча берничә күрсәтмә биргән идем. Беренчедән, мин һәр муниципалитетта җаваплы кешеләрне билгеләргә куштым. Алар оператор белән гел элемтәдә булырга тиеш. Чөнки билгеле булуынча, муниципалитетлар “вышка”лар төзү буенча гаризаларны озак карый, җир бүлеп бирүдән баш тарталар. Хәзер хакимиятләрдә бу эш белән махсус шөгыльләнүче кешеләр пәйда булды, әгәр элемтә компанияләре станция төзү өчен җирне дөрес сайламаса, аларга башка урыннан икенче участок тәкъдим итәргә тиешләр.
Гаризаларны карау вакытын да кыскарттык: хәзер алар 30 көн түгел, 20 көн эчендә каралырга тиеш. Документларны госуслуги аша электрон да бирергә була. Шуңа да “документларыгыз югалган” дип җавап бирүләр булмаячак.
Киләсе лларда республикада 100 процент элемтә булачак. Без Русия Цифр министрлыгы белән тыгыз элемтәдә, чөнки республикада рельеф катлаулы, халыкны элемтә белән тәэмин итү өчен күп акча кирәк. Киләсе елга безгә федераль казнадан күбрәк акча бүленә һәм шул сәбәпле 130 торак пунктына кәрәзле элемтә кертә алачакбыз”.
Чыганак: facebook.com