Милли проектлар
15 октябрь 2021, 05:10

Кулларында – фатир ачкычы

Благовещен шәһәрендә яңа фатир ачкычлары тапшырдылар.

building.bashkortostan.ru Кулларында – фатир ачкычыbuilding.bashkortostan.ru Кулларында – фатир ачкычы
Кулларында – фатир ачкычыФото:building.bashkortostan.ru

 

#миллипроект #национальныепроекты #нацпроекты #нацпроектыБашкортостан

 Республиканың Торак төзелеше фонды күп катлы йорт төзү эшен 2008 елда башлый. Бер секциянең – алты, икенче секциянең ике каты төзелгәч, финанс көрчеге аркасында эш туктап кала. 2020 елда Торак төзелеше фонды техник экспертиза үткәрә һәм проект документациясенә төзәтмәләр кертә. Район хакимияте төзелешкә рөхсәт биргәннән соң төзелеш эшләре яңартылды, дип хәбәр итә БР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте.

Проектка ярашлы, объектның гомум мәйданы – җиде мең квадрат метр. Дүрт секциянең һәрберсенә тугызар кат төзү каралган. Әле дүрт секциянең икесе кулланылышка тапшырылган, калган икесендә эшләр дәвам итә.

Благовещен яңа җитештерүләр ача, кызыклы проектлар гамәлгә ашыра, бу куанычлы хәл, - диде тантанада Башкортстан Республикасы төзелеш һәм архитектура министры урынбасары Артем Ковшов. – Монда бер команда эшләгәне сизелеп, күренеп тора. Торак – шәһәрне үстерү өчен мөһим фактор. Соңгы елларда кулланылышка кертелгән бу беренче йорт.

  • Киләчәктә күпфатирлы йортлар төзергә күбрәк төзүчеләр җәлеп итәргә тырышачакбыз, - диде район хакимияте башлыгы Олег Голов. – Соңгы елларда шәхси йортлар төзүчеләр күп булды. Инфраструктура төзү өчен бу безгә зур йөк булды. Бездә әлеге вакытта байтак кына предриятиеләр төзелә, эш урыннары булдыру өстендә эшлибез.
  • Чыганак: building.bashkortostan.ru
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас