0 °С
Болытлы
Гәзиткә язылу
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
14 октябрь , 10:48

Яңа ФАП төзелә

Зилаер районы Сәлах авылында фельдшер-акушер пункты төзелә.

Яңа ФАП төзелә

 

Зилаер районы Сәлах авылында фельдшер-акушер пункты төзелә.

Залаер район дәваханәсе баш табибы хәбәр итүенчә, медицина пункты өч авыл ­– Сәлах, Канзафар һәм Новопреображенский халкын хезмәтләндерәчәк. Аларда якынча 250 кеше яши, шул исәптән 55 бала.

–ФАП кичектергесез ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен яңа тулы корылмалар комплекты һәм медикаментлар белән тәэмин ителечәк, –диделәр БР сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Анда фельдшер Гүзәл Солтанова эшләячәк.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елда Башкортстанда ике поликлиника, ике амбулатория, сигез капиталь ФАП һәми 73 модульле ФАП куллануга тапшырылачак.

Автор:Ибрагимова Эльмира