

“Демография” милли проектының “Хатын-кызларның мәшгульлегенә булышлык итү – яшьярымнан алып өч яшькәчә балаларга мәктәпкәчә белем бирү шартларын тудыру” төбәк проекты кысаларында Ишембай районында 15 мәктәпкәчә белем биү учреждениесендә 261 өстәмә урын булдырылган.
Әлеге проектның төп максаты – яшь баласы булган хатын-кызларга эш белән гаиләдәге бурычларын бергә алып барырга мөмкинлек тудыру.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә ремонт эшләү һәм матди-техник базасын ныгыту өчен 34879368,42 сум акча бүленгән.
“Русалочка” балалар бакчасы җитәкчесе Т.Н. Назарова кечкенә тәрбияләнүчеләрнең дә, ә аларга нибары 6 һәм 9 ай, көн саен бакчага йөрүен белдерә.
– Сабыйлар төрле яклап үсешсен өчен төркемнәрдә барлык шартлар да тудырылган. Мондый төркемнәргә мохтаҗлык зур һәм безнең бурыч– ата-аналарны мондый төркемнәр белән тәэмин итү, – ди ул.
Тәрбиячеләр һәм аларның ярдәмчеләре нәни балалар белән эшләү курслары үткән. Педагоглар үзләренең педагогик осталыгын арттыра, вебинарлар карый, башка тәрбиячеләрнең эшләрен онлайн рәвештә карап, тәҗрибә уртаклаша.
Ата-аналарга яңа тудырылган шартлар турында хәбәр җиткерү буенча да эш алып барыла. Киләчәктә 2 айлык сабыйларны да әлеге мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә кабул итү мөмкинлеге булачак.