

«Демография» милли проектын һәм Республика максатлы инвестиция программасын тормышка ашыру кысаларында Салават районында балалар бакчасы белән берләштерелгән яңа мәктәп ачылды. Әлеге мәгариф учреждениесе Лаклы авылында төзелгән.
Мәктәп – 80, балалар бакчасы 40 балага исәпләнгән. Бина өч блоктан тора. Гомум мәйданы – 4 мең квадрат метр. Укыту бүлмәләре үзәк блокта ике катта урнашкан. Аңа ашханә һәм административ биналар белән ике катлы блок кушылган. Тагын бер блок спорт залына һәм чишенү бүлмәләренә бирелгән.
Мәктәп ихатасына асфальт җәелгән, спорт җиһазлары урнаштырылган. Бинадагы заманча җиһазлар сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен җайлаштырылган.
Фото: bash.news