0 °С
Болытлы
Гәзиткә язылу
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
14 октябрь , 10:34

Агачлар да хәзер QR кодлы

Аларның һәркайсына мәгълүмат табличкасы урнаштырылган.

Агачлар да хәзер QR кодлы

 «Яшел Башкортстан» акциясенә йомгаклар ясалды. Алан Марзаев «Экология» милли проектын тормышка ашыруга булышлык итүче акциянең республикада елына ике тапкыр үткәрелүен билгеләп китте.

Көзге акция республиканың барлык муниципалитетларында да 25 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр узды. Чарада 48 меңнән артык кеше катнашты. 8,5 мең зур агач һәм 69 мең агач һәм куак үсентесе утыртылды.
Шунысы кызык, “QR код”лы булудан агачлар да читтә кламады. Аларның һәркайсына мәгълүмат табличкасы урнаштырылган. QR код ярдәмендә аллеянең исемен, агач төрен, аның тасвирламасын, шулай ук агачны кемнең утыртуын белеп була.
– Акция туганнар турында истәлек сакларга, яшь буынга табигатькә сакчыл караш тәрбияләргә ярдәм итә, – дип билгеләп үтте ведомство җитәкчесе.
Әмма Башкортстан Башлыгына министрның доклады ошамады. Радий Хәбиров ведомство эшен тәнкыйтьләп, Алан Марзаевка эше өчен “икеле” куйды.
– Күпме агач утыртулары турында гына отчет бирү аз. Без дүрт төркемгә бүлешергә килештек: беренчесе– аллеялар, икенчесе – ишегалларын яшелләндерү, өченчесе – буш территорияләрне төзекләндерү, дүртенчесе– дәүләт урман фонды урыннарында вак үсентеләр үстерү, – дип ассызыклады төбәк җитәкчесе.

Автор:Ибрагимова Эльмира