Милли проектлар
12 октябрь 2021, 19:04

Кече бизнес казнага 8,4 миллиард сум күләмендә салым түләгән

Бу 2020 елның шул ук вакытына караганда 40 процентка күбрәк.

Кече бизнес казнага 8,4 миллиард сум күләмендә салым түләгәнКече бизнес казнага 8,4 миллиард сум күләмендә салым түләгән
Кече бизнес казнага 8,4 миллиард сум күләмендә салым түләгән

Башкортстанда 121мең 809 кече һәм урта бизнес оешмасы бар. Республика Идел буе Федераль округында кече шәхси предприятияләр саны буенча өченче урында.  Күптән түгел, республика эшкуарларының бер өлеше үзмәшгульлек категориясе буенча яңадан теркәлгәннәр, аларның саны 58,5 мең кешегә җиткән. "Сигез ай дәвамында кече һәм урта эшкуарлыкның республика казнасына күчергән гомуми керемнәре 8,4 миллиард сум тәшкил итте", диде Эшкуарлык дәүләт комитеты рәисе Нияз Фазылов.

 - Бу 2020 елның шул ук вакытына караганда 40 процентка күбрәк.  Быел бизнеска дәүләт ярдәменең гомуми күләменең 1 миллиард сумга җитте. Акча эшкуарларга ташламалы финанслау мөмкинлеген киңәйтү, шулай ук ​ инфраструктура үсеше өчен юнәлтелде."Минем бизнес" сервис үзәкләре челтәрен үстерү дәвам итә, анда теләсә нинди эшкуар бизнесны башлап җибәрү һәм уңышлы алып бару өчен иң яхшы ярдәм чаралары турында киңәш ала. Ел ахырына кадәр булган алты офиска тагын өчәү өстәләчәк. 45 эшкуар региональ лизинг компаниясе һәм Башкортстан Лизинг фонды аша 400 миллион сумлык өстенлекле лизингтан файдаландылар", - дип нәтиҗә ясады комитет рәисе.

Чыганак: ufa.mk.ru

Фото: ufa.mk.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас