

“Тиздән Башкортстан 12 яшьтән 17 яшькә кадәр булган яшүсмерләргә прививка алачак. Вакцина регионга килеп җиткәч, без бу турыда шунда ук хәбәр итәрбез”, - диде сәламәтлек саклау министры урынбасары Евгений Кустов.
Соңгы вакытта Башкортстанда зарарланган балалар саны арта. Балалар авыруны чагыштырмача җиңел үткәрәләр, ләкин шулай ук авыр очраклар да бар, күбесенчә хроник авырулар булган балалар арасында. Яңа туган балалар, 1 яшькә кадәрге балалар да авырыйлар, алар өчен 17 нче Уфа дәваханәсе нигезендә аерым бүлек булдырылды.
Яшүсмерләр өчен вакцинаның клиник сынаулары җәй башыннан үткәрелә. Волонтерлар олылар өчен кулланылган, ләкин түбән дозада прививка ясаттылар. Элегерәк Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Русия балаларга коронавируска каршы мәҗбүри прививка таләпләрен кертергә уйламый диде. Хроник авырулары булган балаларга гына COVID-19 га каршы вакцина тәкъдим ителәчәк. Прививка кампаниясе Владимир Путинның май указлары белән билгеләнгән “Сәламәтлек” милли проектын тормышка ашыру кысаларында башкарыла.
Чыганак:Башинформ
Фото: Башинформ