

Сибай филармониясе яңарып-яшәреп үзенең тамашачыларын кабул итте. Биредә Республика Көненә багышланган “Урал аръягында туганнар” исеме астында тантаналы концерт үтте.
Элек филармониянең зурлыгы 2,5 мең квадрат метр тәшкил иткән булса, хәзер ул 6,5 мең квадрат метрга кадәр зурайды. 500 тамашачы сыешлы. Филармония өчен «Steinway & Sons» концерт рояле алынган.
Зур ремонт “Мәдәният” милли проекты кысаларында үтте. Яңарган мәдәният учреждениесе шәһәрнең истәлекле урыннарының берсе булачак, хәзер биредә югары дәрәҗәдәге чаралар үткәрергә мөмкин, дип белдерде БР хөкүмәте җитәкчесе Андрей Назаров.
Хәтергә төшерик: Сибай филармониясе бинасы 2015 елның сентябрендә янгында каза күргән иде. Ремонт эшләре 2019 елның февраленнән алып барды.